Яшел Үзән муниципаль районы депутатлары бюджетны хуплады

Яшел Үзән муниципаль районы депутатлары бюджетны хуплады

(Яшел Үзән, 19 декабрь, "Татар-информ", Екатерина Аверьянова, Дмитрий Катаргин). Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының VI сессиясе булды. Шәһәр һәм районның 2005 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм муниципаль районның 2006 елга социаль-икътисади үсеше проекты турында хисапны тыңлагач, депутатлар муниципаль район бюджеты турындагы карарны раслады.

Моннан тыш, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләр буенча өч яклы территориаль комиссия составы расланды, анда башкарма структура, предприятие һәм профоешма вәкилләре керде. Координатор итеп муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Кәримов билгеләнгән.

Депутатлар шулай ук кулланучылар хезмәте базары объектлары эшчәнлеген җайга салу турындагы карарны да раслады. Сәүдә идарәсен кыскарту бу өлкәне идарәсез диярлек калдырды, әмма 2006 елдан башлап муниципаль район һәм авыл җирлегенең башкарма комитеты составында тиешле структура гамәлгә куячак, ул сәүдә бүлеге булыр мөгаен.

Депутатлар сессиядә муниципаль заказ, муниципаль район башлыгы каршындагы резерв фонды турындагы карарны да кабул итте.

“Бердәм Россия” депутатлары Советта составына 44 кеше кергән (87 процент) “Бердәм Россия” депутатлар төркемен формалаштырырга карар итте.