Шамил ЗАКИРОВ : Милли үзбилгеләнүне чагылдырган татар матбугатының бер гасырлык юбилеен халык сизми дә калды. Шуңа күрә татар театрының 100 еллыгын барча гавәм белеп, ишетеп алырга тиеш. Чөнки татар театр сәнгате халкыбызның горурлыгы

Шамил ЗАКИРОВ : Милли үзбилгеләнүне чагылдырган татар матбугатының бер гасырлык юбилеен халык сизми дә калды. Шуңа күрә татар театрының 100 еллыгын барча гавәм белеп, ишетеп алырга тиеш. Чөнки татар театр сәнгате халкыбызның горурлыгы

Шамил ЗАКИРОВ : Милли үзбилгеләнүне чагылдырган татар матбугатының бер гасырлык юбилеен халык сизми дә калды. Шуңа күрә татар театрының 100 еллыгын барча гавәм белеп, ишетеп алырга тиеш. Чөнки татар театр сәнгате халкыбызның горурлыгы. Бу тарихыбызда иң зур вакыйгаларның берсе булыр.

Мәгълүм булганча, 2006 нчы елның декабрендә профессиональ татар театрына нигез салынуга 100 ел тула. Әлбәттә, аңа кадәр дә төрле өй театрлары яшәп килгән, мәдрәсәләрдә шәкертләр җыелышып спектакльләр уйнаганнар. Әмма үткән гасыр башындагысы, беренче тапкыр киң катлам тамашачы алдында ачык спектакль. Нәкъ менә шул чордан милли театр сәнгате сәхифәсе ачыла да инде. 100 еллык юбилейга әзерлек ни дәрәҗәдә?
Олугъ вакыйга ничек һәм кайчан зурлап билгеләп үтеләчәк? Шушы һәм театр тарихына багышланган башка мәсьәләләр хакында фикерләшү максатыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Камал театры белән берлектә матбугат конференциясе үткәрде. Журналистларның сорауларына Камал театры директоры Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, өлкән артистлар Рауза Хәйретдинова һәм Шәүкәт Биктимеров, язучы-драматург Рабит Батулла, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Юныс Сафиуллин, музей җитәкчесе Луара Шакирҗанова, Татар дәүләт яшьләр театры режиссеры Ринат Әюпов һәм Татарстан мәдәният министрлыгы белгече Илфир Якупов җавап бирә.

- Әлеге олугъ юбилейга әле бер ел вакыт бар. Шулай да аңа әзерлек эшләре башлангандыр инде? Нинди чаралар көтелә? Мондый тарихи вакыйга Татарстан кысаларында гына калмас бит?
Шамил Закиров:
Халкыбызның горурлыгы булган татар матбугатына 100 ел тулуны халык ничектер сизми дә калды. Аның хакында сөйләү, пропаганда җитмәде кебек. Шуның күрә профессиональ татар театрының бер гасырлык юбилеен уздыруга хәзердән үк керешәсе иде. Халык белеп, ишетеп алырга тиеш. Бу бездән һәм хөрмәтле журналистлар, сездән тора. Чөнки театр сәнгате милләтебезнең йөзек кашына әйләнде, ул аның мәдәни байлыгы һәм шундый бай мирасны киләчәк буыннарга да тапшырасы иде. 100 еллык юбилей Камал театры белән бергә барлык татар театрыларының олугъ тантанасы. Хәзерлек Марсель Сәлимҗанов исән вакытында ук башланган иде инде. Берничә утырыш та үткәрелде.

Шушы көннәрдә Татарстан Министрлар кабинетының карары кабул ителергә тиеш. Мәдәният министрлыгында ул карарның проекты эшләнде. Димәк, юбилейга хәстәрләнүнең иң кызган чоры. Хәзер публикацияләр туплана. 20 гә якын проект эшләнә. Аларның иң әһәмиятлесе- профессиональ татар театрының 100 еллыгына багышланган зур альбом. Ул 2 томда. Беренче томына шушы дәвердә сәхнәдә уйнанылган легендар 100 спектакль керә. Алар фотолар һәм публицистик материаллар белән бирелергә тиеш. Шулай ук әлеге басмада татар театрында сценография урын ала. 2 нче томда исә татар театрының күренекле шәхесләре хакында бай мәгълүмат- «Исемнәр» бүлегендә яктыртылачак. Анда тагын куелган барлык спектакльләрнең исемнәре һәм театрның гастрольләре турында кызыклы материалларны күрергә мөмкин. Шунысын да искәртеп үтим, 2 нче томда барлык татар театрлары турында бай мәгълүматлар бирергә исәп. Гомумән, бу альбом бәтен татар театр сәнгате мирасын чагылдырырга тиеш дип саныйбыз. Бәйрәмебезнең төп идеологиясе шуннан гыйбарәт.

-Халыкара масштабта зур бер чара, әйтик фәнни- гамәли конференция көтелмиме?
Әйе, мондый юнәлешле планыбыз да бар. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында моңа ныклы әзерлек алып баралар. Яз көне шундый Халыкара фәнни конференция оештырыла һәм аның йомгаклары буенча фәнни публикация чыгарга тиеш.

Тагын бер яңалык, татар театрының шәҗәрәсен әзерлибез. Аның материалларын театр белгече, тәнкыйтьче Ильтани Илялова туплады. Ләкин аның идеологиясен бераз үзгәрттек. Монда күренекле, әле моңарчы исемнәре бик сирәк телгә алынган «любительский» театлар исемнәре дә килеп керә. Мәсәлән, мөһаҗҗирлектә – Кытайда, Манчежуриядә, Япония, Финляндиядә уйналган татар спектакльләре дә әлеге шәҗәрәдә урын алыр. Шәҗәрә- зур панно формасында, аны металл белән эшләүче рәссам Игорь Башмаков әзерли һәм мондый бай хезмәт башта театр фойесында, аннан соң театр музеенда торачак.

Болардан тыш, безнең театр сәнгатенә гомерләрен багышлаган шәхесләр турында истәлек-хатирәләр китабы чыга. Аларның берсен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза апа Хәйретдинова язды. Шушы зур эшкә алуына аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез, әлеге «Үзем турында» дигән басма тиздән дөнья күрәчәк.

Празат Исәнбәт турында альбом эшләнде. «Татар драматурглары» дигән энциклопедик җыентык тупланып бетеп килә. Бу тарихта беренче хезмәт. Әлеге эш белән Татар дәүләт гуманитар- педагогика университетының тулаем бер кафедрасы галимнәре шөгыльләнә.

Шәриф Хөсәенов, Аяз Гыйләҗев, Рәфкать Бикчәнтәев турында да истәлек китаплары дөнья күрер дип өметләнәбез. Шулай ук рус теленнән тәрҗемә ителгән пьесалар җыентыгын чыгарырга ниятебез.

Документаль фильм тәшерелә. Аның режиссеры- Салават Юзеев. Талантлы режиссер күптән түгел Марсель Сәлимҗанов турында фильм белән дә танылган иде.

«Яңа гасыр» спутник каналында театрга багышланган ярты сәгатьлек тапшыру да шушы 100 еллык вакыйга уңаеннан. Шундый 52 тапшыру эфирга чыгачак. Аның мөхәррире һәм алып баручысы, талантлы журналист Гөлнара Зиннәтуллина.

Министрлар кабинеты карары нигезендә « Камал театры артистлары җырлый» дигән CD дисклар чыгару да зур казанышыбыз.

Татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына да киләсе елга 120 ел тула. Шул уңайдан барлык татар театрлары катнашында май аенда Норлат районының Күлбай Мораса авылында һәм Казанда зур чаралар көтелә. Монда төп инициативаны Татар дәүләт яшьләр театры күрсәтә.

Тиздән Казанның Париж Коммунасы урамына Габдулла Кариев исеме биреләчәк. Бу да шатлыклы күренеш һәм аларның барысы да профессиональ татар театрының 100 еллыгы кысаларында оештырыла.

- Театр труппасы ничек әзерләнә соң мондый тарихи вакыйгага? Төп бәйрәм сценариесы, репертуар мәсьәләләре хакында да беләсе иде.
Фәрит Бикчәнтәев:
Бу бәйрәм барча халык бәйрәменә, зур сәнгать фестиваленә әйләнергә тиеш. Андый татар театрлары фестивален 2006 нчы елның декабре башында ункөнлек формасында оештырырга исәп. Бөтен татар театр коллективлары катнашында иң яхшы спектакльләрне тамашачыларга тәкъдир итәргә уйлыйбыз. Әйтик, бер көн Тинчурин театрына, икенче көн Яшьләр театрына һәм эстафетаны шулай башкаларга тапшыру рәвешендә. Мисал өчен, «Нур» татар театры «Гөлҗамалны» куярга планлаштыра, Татар дәүләт яшьләр театры исә «Печән базары»н әзерли, һәм бүтән коллективлар да.

Без, камаллылар ,уйладык –уйладык та , куячак спектакльдә бөтен труппа катнашырга тиеш дигән фикергә килдек. Мәхмүт Галәүнең «Мөһәҗҗирләр» инценировкасы буенча бер үзенчәлекле спектакль чыгарырга дип торабыз.

Аннан тагын бер уй туды. Татар драматургиясенең башы булган «Бичара кыз» һәм «Рәдде бичара кыз»ны ничектер заманчалаштырып кайтарып булмасмы дип торабыз. Студентларыбыз да шул хакта хыяллана. Тамашачыга да кызык булыр иде, менә ничек 100 ел элек спектакльләрне куйганнар, уйнаганнар.

Рабит Батулла: Без ,әлбәттә, хәзер профессиналь татар театрының 100 еллыгы турында сөйләшәбез. Ә бит безнең халыкның театр сәнгате бик ерак гасырлардан башланган. Аның тарихы Хан сарайларындагы театрларга барып тоташа. Оркестрлары, биючеләре, актерлары булган ул чорда да. Беренче пьеса «Бичара кыз» гына түгел, « Идегәй» дә бар бит әле. Бөтен җирдә диалог-монолог бара. Шулай ук «Сабантуй» бәйрәме дә үзе бер театр түгелмени?Аннан һәр район үзәгендә булган театрларыбыз хакында да сөйләргә, язарга онытмасак иде. Гомумән, безнең халык гомер- гомергә театраль милләт булган, сәнгатьне яраткан.

-Өлкән буын артистлар мондый олугъ чараны ничек каршыларга әзерләнә? Сездә дә кайбер тәкъдим- фикерләр бардыр, бәлкем.
Рауза Хәйретдинова:
Мин шушы бай тарихлы Камал театрында 60 ел эшләвем белән бик бәхетле һәм шуның белән горурланам. Әлеге дәвердә биредә нинди генә талантлар ачылмады, алар милләтебезнең сөекле ул- кызларына әйләнде . 100 еллык юбилейга әзерләнгәндә, шундый шәхесләрне тагын да киңрәк ачасы иде, аларның берсе дә онытылып калырга тиеш түгел. Энҗе-мәрҗән бөртекләрен җыйган кебек материлларны чәчми- түкми киләчәк буыннарга да җиткерү зарур. Без инде күптән лаеклы ялда булсак та театр белән араны беркайчан да өзгәнебез юк. Бәйрәмне дә бергәләп матур, сау-сәламәт көе үткәрергә насыйп булсын иде дип өметләнәбез.

Шәүкәт Биктимеров: Мин, бүгенге җыелуыбыз бик вакытлы дип саныйм. Театрның 100 еллыгына әле бер ел вакыт булса да алдан аяк киенү- вакытлы гамәл. Оештыручыларга зур рәхмәт. Журналистлар алар һәрвакыт алда бардылар. Безнең театрыбыз тарихы турында да киләчәктә тагын да киңрәк язырлар дип ышанабыз. Безгә исә, бәйрәм алдыннан тагын да дәртләнеп уйнарга, сәламәтлек барында эшләргә дә эшләргә.

-Белүемчә , тиздән Казандагы татар дәүләт яшьләр театрына Габдулла Кариев исеме бирелергә мөмкин. Бу , әлбәттә зур дәрәҗә һәм шул ук вакытта олы җаваплылык та. Яшьләр исә татар театрының юбилеена нинди планнар белән килә?
Ринат Әюпов:
Бу чарадан без һичшиксез читтә кала алмыйбыз. Олы театр белән беррәттән яхшы постановкалар чыгарырга телибез. Хәзергә вакытта бездәь Габдулла Тукайның поэмалары, шигырьләре буенча «Печән базары» исемле трагифарс жанрында язылган спектакль куюга репетицияләр бара. Ул бөек шагыйребезнең тууына 120 ел тулуга һәм профессиональ татар театрының 100 еллыгына багышланачак.

Илфир Якупов: 2006 нчы ел юбилейларга гомумән бай ел. Мәдәният министрлыгы аларның барысын да тиешле югарылыкта уздырырга җыена. Әлбәттә, шактый зур күләмдә финанслар сорала. Һәр чара буенча махсус проектлар әзерләнде, шул исәптән татар театрының 100 еллыгы буенча да.

Луара Шакирҗанова: Театрыбызның юбилее белән мәктәп укучылары да кызыксына башлады инде. Миңа, музей директоры буларак, көн дә уку йортларыннан шалтыраталар. Артистлар турында мәгълүматлар, фоторәсемнәр, истәлекләрне сорыйлар. Бу матур күренеш, әлбәттә. Ләкин республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы да бу юнәлештә үзе шөгыльләнсә кулайрак булыр иде. Театр музеена килгәндә, әлеге проблема һаман да чишелмәгән иң зур мәсьәлә . Бинасын бирделәр, ләкин ул җимерек, проект документлары өчен генә дә 7 миллион сумга якын акча кирәк диләр. Белмибез, аны аякка бастыру мөмкин булырмы? Әмма театрыбызның 100 еллыгы вакыйгасында кунакларга күрсәтерлек, горурланырлык музеебыз сафка басса, тагын да күркәмрәк булыр иде чараларыбыз.

Матбугат конференциясендә төрле тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, ни өчен шундый зур чараны федераль үзәк югарылыгында оештырмаска. Үзәк каналлардан тәрҗемә белән ни өчен татар спектакльләрен, театр сәнгате турында тапшыруларны күрсәтмәскә. Мәскәүнең «Культура» каналы нәкъ менә шул максаттан төзелгән иде бит. Аның концепциясе буенча төбәкләрдәге милли мәдәният һәм сәнгатьне яктырту бурычы тора. Тик нигәдер оештыручылар бу максатны үтәмиләр. Моннан тыш , үзебездәге басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында да бу теманы дәвамлы бер цикл формасында яктыртып барырга кирәклеге турында фикерләр булды.

Сөләйман Нәҗмиев