Казанда Васильева Бөек Ватан сугышында Җиңүне аңлау мөһим бурыч дип атады

Россия Мәгърифәт министрлыгы башлыгы «Җиңү бәясе һәм нәтиҗәләре турында даими рәвештә сөйләргә кирәк», дип саный.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева ). Россия җәмгыяте алдында торган мөһим бурыч - Бөек Ватан сугышында Җиңү сабагын һәм әһәмиятен аңлау. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева Казанда узган «Россия гуманитар белеменең актуаль мәсьәләләре» форумында белдерде.Россия Мәгърифәт министрлыгы башлыгы искәртеп узганча, 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. «Россия Президенты Указы нигезендә 2020нче ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Указ текстында әйтелгәнчә, бу тарихи хәтерне саклау өчен эшләнгән», - диде ул.Мәгърифәт министры Бөек Ватан сугышында, аерым алганда, 18-35 яшьлек 6,4 миллионнан артык кеше һәлак булганлыгын әйтте. «Алар гомере хакына без яшибез һәм иҗат итәбез, – дип өстәде ул. – Бу хакта даими әйтергә, Җиңү бәясе һәм нәтиҗәләре турында һәр көнне сөйләргә кирәк. Җәза операцияләрендә безнең 7 миллион кеше һәлак булган. Мин Җиңүнең әһәмияте турында сөйләгәндә, безнең өчен мөһим чыганак булып хатлар торуын әйтәм».