Казанда удмурт мәдәниятенә багышланган бәйрәм була

"Маяковский" иҗат киңлегендә удмуртча фодкорд, этно-маркет, мастер-класслар, концертлар оештырыла.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 20 ноябрьдә, Казанда удмурт мәдәниятенә багышланган "Aзвесь" бәйрәм программасы була. "Азвесь" удмурт кичәсен Татарстан удмуртлар автономиясе әзерли. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте."Маяковский" иҗат киңлегендә удмуртча фодкорд, этно-маркет, мастер-класслар, концертлар булачак. "Кичәдә теләге булган һәркем катнаша ала. Без киемдә һәм модада борынгы һәм заманча традицияләрне берләштерергә тырышып карыйбыз. Кызлар кичәгә борынгы бизәнгечләр тагып килә. Беләзек, күкрәкчә яки башка әйбер тагарга була. Бу дресс-код", дилә хәбәрдә.Чара берничә мәйданчыка бүленә. Кунаклар өчен концерт була. Татарстанда яшәүче яшь удмуртлар төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары турында сөйли. Биредә яшь юристлар, спортчылар, сәяхәтчеләр чыгыш ясаячак.Чаралар Маяковский урамындагы 24А йортында 18.30 сәгатьтә башлана.