Казанда «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» мәктәп уенының сайлап алу турлары башланды

Уеннар 15 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр шәһәрнең 7 мәктәбендә була, җиңүче командалар 5 декабрьдә финал уенында очраша.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казанда мәктәп укучылар арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының сайлап алу турлары старт алды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.Коррупциягә каршы тематикага беренче уен Вахитов районының 12 мәктәбендә узды. Анда 9 һәм 10 сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Балалар коррупция тарихы, аның заманча күренешләре һәм аның белән көрәш алымнары турындагы сорауларга җавап бирде.20 сорауның ундүртенә дөрес җавап биргән 9 «А» сыйныфы командасы җиңү яулады. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларны кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләделәр.«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» сайлап алу уеннары 15 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр шәһәрнең 7 мәктәбендә (һәр районда берәр) узачак.Мәктәп укучылары өчен коррупциягә каршы тематикага барлыгы 20 сорау әзерләнгән. Аларның һәркайсына бер минут эчендә җавап бирергә кирәк. Җиңүче командалар 5 декабрьдә финал уенында Идел буе районының 24 мәктәбендә очрашачак.Уеннарның төп максаты — укучыларның игътибарын коррупция проблемасына, аңа каршы көрәш мөмкинлекләренә һәм аның җәмгыятькә китергән зыянына җәлеп итү. Чара Казан Башкарма комитеты Аппаратының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе инициативасы белән үткәрелә.