Иртәгә Татарстанда 20 градус салкын була

Автомобиль йөртүчеләрне көчле бозлавык турында кисәтәләр.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 ноябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстанда һәм Казанда 20 градус салкын була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән термометр баганалары -11..-16 градус күрсәтәчәк. Аязган вакытта тагын да -22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -8..-13 градус салкын көтелә.

Моннан тыш, юлларда бозлавык булачак.