19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда удмурт мәдәниятенә багышланган бәйрәм була, Татарстанда 20 градус салкын көтелә, коткаручы: Калынлыгы 7 сантиметрга җиткәнче, балыкчыларга бозга чыгарга ярамый.
Казанда удмурт мәдәниятенә багышланган бәйрәм була / "Маяковский" иҗат киңлегендә удмуртча фодкорд, этно-маркет, мастер-класслар, концертлар оештырыла.Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык хакында кисәтте / Бүген республикада -7 градуска кадәр суытыр дип көтелә.Газинур Морат иҗат кичәсендә дусларын җырлатты һәм биетте / Танылган шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Газинур Моратның 60 яшьлегенә багышланган кичәне Марат Кәбиров алып барды.Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә Россия Герое Дамир Йосыпов белән очраштылар / Дусларча шартларда узган очрашуда Дамир Йосыпов белән аралаштылар, дога һәм салаватлар, бергәләп намаз укыдылар.Tat Cult Lab проекты быел сигез яңа гасыр татар җыры иҗат итте / Музыкаль продюсер Ильяс Гафаров һәм аның командасы Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсын тәкъдим итте.Коткаручы: Калынлыгы 7 сантиметрга җиткәнче, балыкчыларга бозга чыгарга ярамый / Барлыгы 10 коткару постында тәүлеклек режимда икешәр коткаручы эшләячәк.Миңнеханов ни өчен Татарстанның табигый газда эшләүче кораб төзүен аңлатты / «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» Татарстанда яңа кораблар төзүгә ярдәм күрсәтергә әзер.Миңнеханов Татарстанның «Европа – Көнбатыш Кытай» магистраленнән нәрсә көтүен әйтте / Халыкара транспорт коридоры М7 «Волга» һәм М5 «Урал» автотрассаларын тоташтырачак.Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында Яңа елга ярты миллион сум акча тотачаклар / Бәйрәм чаралары 20-27 декабрьгә планлаштырылган.Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский истәлегенә концерт әзерләнә / Чараның алып баручысы һәм оештыручысы - Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская.Иртәгә Татарстанда 20 градус салкын була / Автомобиль йөртүчеләрне көчле бозлавык турында кисәтәләр.