Түбән Камада кызыл чыршы пәйда булачак

14 метрлы чыршы халыкны гаҗәпләндереп, башкаларга охшамаган итеп бизәләчәк.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама шәһәре Яңа ел алдыннан быел үзгәчә бизәләчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең "НТР.24" телеканалы.

Бәйрәмнең төп мәйданы шәһәрнең “Гаилә” паркында әзерләнә. Биредә шугалаклар, боз шәһәрчеге һәм, әлбәттә, чыршы куелачак, әйләнә-тирәдәге биналар гирляндалар белән бизәләчәк. Чаңгылар һәм чаналар прокатын да ачарга җыеналар. Чыршы фонтан урыннарының берсендә урнаштырылачак, икенчесендә - бүләк тартмалары сыннары, ә өченчесендә боздан ясалган әтәч сыны куелачак.

Ә менә Красный Ключ бистәсендәге 14 метрлы чыршы халыкны гаҗәпләндереп, башкаларга охшамаган итеп, кызыл төстә булачак. Биредә дә тимераякта шуар өчен шугалак корылачак.

Бүген шәһәрдәге телевышка Яңа ел бәйрәменчә төсле утлар белән яна инде.