Яшел Үзән бала тудыру йорты, реконструкция хисабына, елга 3 мең балага якты дөньяга аваз салырга ярдәм итә ала

Бала тудыру йорты муниципальара перинаталь үзәк статусын ала

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Яшел Үзән бала тудыру йорты елга 3 мең балага якты дөньяга аваз салырга булыша ала. Бүген бу хакта пресс-тур барышында журналистларга Яшел Үзән хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов хәбәр итте.

Ул берничә дистә ел буе ремонтланмаган Яшел Үзән бала тудыру йортының яңа муниципальара перинаталь үзәккә әйләнүен сөйләде. Бала тудыру йортының искесенең планировкасы санитар нормаларга туры килмәгән, анда яңа туган сабыйлар өчен реанимация ятаклары җитешмәгән, кризислы йөклелек үзәге булмаган.

Биредә ремонт 2012 елда башланган һәм быел тәмамланган, төзекләндерү эшләренә 178 млн сум акча киткән. Бинаның гомум мәйданы 7274 квадрат метр тәшкил итә. Объект 31 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган.

"Без ремонтны бик көттек, чөнки бала тудыру йорты начар хәлдә иде. Төп концепция бинаны соңгы елларда үзгәргән барлык санитария нормалары һәм кагыйдәләренә туры китерү булды. Безнең төп казаныш - бер бинада, мәйданнарны нәтиҗәле файдаланып, гинекология бүлеген урнаштыру, ул үз профиле буенча бала тудыру бүлегенә карамаган хирургик санала. Шулай ук биредә хатын-кызлар консультациясен, йөклелек патологиясе, яңа туган балалар реанимациясе, физиологик бала тудыру, обсервацияле бала  тудыру бүлекләре белән бергә бала тудыру йортын да урнаштырдык", - диде Илгиз Һидиятов.

Бала тудыру йортын үзгәртү заманча медицина җиһазаларын, медицина кадрларын дөрес һәм рациональ файдалану мөмкинлеген биргән.

"Хәзер безгә кадрлар буенча эшләргә кирәк. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы безнең алга яңа ремонтланган бинада туган балалар санын арттыру бурычын куйды. Без бала тудырулар санын 3 меңгә кадәр җиткерергә тиеш, хәзер әлеге күрсәткеч 1300не тәшкил итә. Без Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә муниципальара бала тудыру йорты дип аталабыз, аңа Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары керә. Без әлеге учреждениене перинаталь үзәк статусына күчерәбез һәм ул Казанның резервтагы перинаталь үзәге буларак эшләячәк", - дип аңлатма бирде баш табиб.

ММЧ вәкилләре йөклелек патологиясе бүлегендә булды. Биредә төрле патологияле йөклелекләре 37 атнага кадәр булган хатын-кызлар ята. Медицина коралларының күбесе бер тапкыр кулланылышлы. Тикшеренү һәм дәваланудан соң, хатын-кызлар бала табарга китә дигән сүз түгел. Дәваланганнан соң, аларны өйләренә дә кайтарырга мөмкиннәр. Биредә пациентлар ике кешелек палаталарда ята, һәм барлыгы 20 ятак каралган.

Журналистлар шулай ук физиология бүлегендә дә булды, анда исә аерым бала тудыру заллары урнашкан. Хатын-кызлар бу залда бала таба һәм бала тапканнан соңгы бүлеккә күчерелә. Аннары зал ике сәгать дәвамында дезинфицияләнә, бу вакытта икенче бала тудыру залы эшли. 

"Аерым палаталар - бу заманча алым. Бу бәдрәфе, душы, кирәк очракка операция өстәле булган күп функцияле палата. Биредә бала тудырган вакытта ирләре булса да рөхсәт ителә", - диде Илгиз Һидиятов.

Ул билгеләп узганча, "аерым" термины түләүле хезмәт дигәнне аңлатмый. Бала тудыру йортында түләүле хезмәтләр юк. Барысы өчен дә Мәҗбүри медицина иминияте фонды түли.

Яңа муниципальара перинаталь үзәкнең 6 аерым бала тудыру залы, яңа туган балалар өчен 7 реанимация ятагы бар.

ММЧ вәкилләре операцияләр залы, карау бүлмәләре, ординаторлар, процедуралар, ЗАГС бүлмәләрен дә карады. Шулай ук бәхетле ананы баласы белән өенә озатуның да шаһиты булды.