Югорск шәһәрендә «Каз өмәсе» уздырдылар

Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә дуслык билгесе, диелә хәбәрдә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Югра төбәгендәге Югорск шәһәрендә яшәүче милләттәшләр «Каз өмәсе» уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Каз өмәсе — алтын көзнең муллык, матурлык бәйрәме ул. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә дуслык билгесе. Матур аралашу, күңел ачу, үз осталыгыңны күрсәтү чарасы булган», диелә хәбәрдә.