Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда исәпкә алучылар булып Covid-19 вирусына иммунитеты булган кешеләр эшли
Барлык персонал битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Исәпкә алучыларны җыйганда коронавирус белән авырганнарга, прививка ясатканнарга өстенлек бирелгән.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда исәпкә алу кампаниясенә 8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Алар арасында 7 меңнән артык исәпкә алучы, 1 меңнән артык контролер һәм район дәрәҗәсендәге 58 инструктор бар. Шул ук вакытта исәпкә алучыларны җыйганда, Covid-19 вирусына иммунитеты булган кешеләргә өстенлек биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.
«Барлык персонал битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Исәпкә алучыларны җыйганда иммунитетлы кешеләргә— Covid-19 коронавирусы белән авырганнарга, прививка ясатканнарга өстенлек бирделәр. 18 октябрьдән сан алучылар үз хисап участокларында торак йортларда һәм фатирларда йөри башлады. 2021 елның 18 октябреннән 14 ноябренә кадәр алар планшет компьютерларда халык санын алуны үткәрәчәкләр, шулай ук Бөтенроссия халык санын алуны узу QR-кодын раслаячаклар», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә Татарстанда һәм бөтен ил буенча старт алды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра алалар. Кампаниянең беренче көнендә үк Россия Президенты Владимир Путин шундый мөмкинлектән файдаланды. 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Халык санын алуда катнашу» хезмәте порталы стандарт яки расланган хисап язмасы булган барлык гражданнар өчен дә ачык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз