news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халык санын алу барышында җинаятьчеләр корбаны булмаска чакырдылар

Исәпкә алучылар телефон аша сорашып белешүләр үткәрми, әгәр сезгә кемдер шалтырата һәм үзен исәпкә алучы дип әйтә икән, бу - мошенник.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алу барышында Татарстанда 7 меңнән артык исәпкә алучы эшли. 18 октябрьдән алар өйләр буйлап йөри, исәпкә алучыларны фирма атрибутлары буенча тануы җиңел. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) хәбәр итте.

«Сезгә кергән исәпкә алучы килүенең максаты турында сөйләргә тиеш. Сез аны исәпкә алуның фирма атрибутлары — исәпкә алучы таныклыгы, паспорт, жилет, җанисәп символикасы төшерелгән шарф һәм зәңгәр төстәге сумка, планшет компьютеры буенча белерсез», — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Әгәр республикада яшәүчеләрнең аларга килгән исәпкә алучыларга карата нинди дә булса шикләре барлыкка килгән икән, алар исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен Татарстанстатның кайнар линиясе телефоны — (843)221-78-78 буенча ачыклый, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

«Исәпкә алучы документлар күрсәтүләрен сорамый. Барлык мәгълүматларны ул сезнең сүзләрдән язачак. Исәпкә алучыны конфиденциаль мәгълүмат кызыксындырмый. Ул паспорт, пенсия таныклыгы яки теләсә нинди башка документлар күрсәтүне таләп итми, фатир кем артында булуы яисә кем күпме акча эшләве дә кызыксындырмый.

Һәм, ниһаять, исәпкә алучылар телефон аша сорашып белешүләр үткәрми. Әгәр сезгә кемдер шалтырата һәм үзен исәпкә алучы дип әйтә икән, бу — мошенник», — дип искәрттеләр Татарстанстат матбугат хезмәтендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100