Әлки районында чуваш телендә диктант яздылар

Бу акциядә үз белемнәрен 65 кеше сынап карады.

(Әлки, 19 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдегалләмова). Әлки районының ​​​​​​​Борискино, Иске Матак, Чуваш Борнае, Хузангай, Түбән Кәчи мәктәпләре укучылары «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» дип аталган акциядә катнашты.

 Чуваш телендә диктантны теләгән һәркем яза алды. Бу акциядә үз белемнәрен 65 кеше сынап карады.

«Балалар һәм өлкәннәр чуваш язуының барлыкка килүе, чуваш алфавитын төзегән Иван Яковлев турында текст яздылар. Текстны ансат дип әйтеп булмый, шулай да һәркем биремне үти алды. Эшләрнең нинди бәя алуы турында ай дәвамында белеп булачак», –диде Хузангай мәктәбенең чуваш теле укытучысы Наталья Чернова.

Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, мондый акция районда беренче генә тапкыр үткәрелми, ул инде традициягә әйләнеп өлгергән. Балалар да, өлкәннәр дә туган телләрендә диктантны бик теләп язалар, шулай белемнәрен тикшерәләр һәм аларны камилләштерергә тырышалар.