news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның татар телендә тәрбия бирә торган балалар бакчасында «БәрәңгеФест» булды

Бүгенге көндә барысы да татар милләтеннән булган 146 бала йөри.

Кукмараның татар телендә  тәрбия бирә торган балалар бакчасында «БәрәңгеФест»  булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Кукмара районында «Ләйсән» белем һәм тәрбия бирүне татар телендә алып бара торган бердәнбер балалар бакчасы. Бүгенге көндә барысы да татар милләтеннән булган 146 бала йөри. Шушы көннәрдә балалар бакчасында зурлар төркеме балалары, аларның ата-аналары, «Ак калфак» оешмасының Кукмарадагы бүлекчә әгъзасы Зөмәрә Җиһаншина катнашында «БәрәңгеФест» бәйрәме  үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы үз алдына милли мохит булдыру, балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының тарихы, мәдәнияте, халык педагогикасы чаралары белән таныштыру, милли үзаң үстерүдә милли әхлак тәрбиясен бирү бурычын куя.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан хөкүмәтебез туган телләрендә белем һәм тәрбия бирүче мәгариф оешмалары өчен бәйгедә катнашып, 500әр меңлек грант оту мөмкинлеге ачты. Әлеге Грантларның икесендә балалар бакчасы җиңү яулады.

Балалар бакчасы «Милли хәзинә» проектын гамәлгә ашыра. Әлеге проект кысаларында төрле чаралар планлаштырылган. Шуларның берсе «БәрәңгеФест» дип атала. Ни өчен «БәрәңгеФест»? Чөнки бәрәңге — безнең икенче икмәгебез, ул тормышыбызда зур урын алып тора.

Төркем тәрбиячеләре Гөлшат Шәмсетдинова белән Гөлназ Билалова бәйрәмдә катнашучыларны бәрәңгенең килеп чыгышы белән таныштырдылар, балалар бәрәңге турында җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, хезмәт турында мәкаль-әйтемнәр әйттеләр, ата-аналар төрле милләт халыкларының бәрәңгедән милли ризыкларын пешереп, төрле эшләнмәләр ясап алып килгәннәр иде. Әлеге кичә балалар күңелендә якты эз калдырыр дип ышанасы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100