Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда вакцинация турындагы QR-кодлар белән бергә паспорт та күрсәтергә кирәк
Кичә республикада коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләрнең өченче этабы үз көченә керде.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда сәүдә үзәкләре, чәчтарашханәләр, массаж салоннары, солярийлар, мунчалар, сауналар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар һ.б. урыннарга барганда, вакцинация турында сертификат яки коронавирус авыруын кичерү турында белешмә белән бергә, хәзер өстәмә рәвештә паспорт та күрсәтергә туры киләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Кичә Башкортстанда коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләрнең өченче этабы үз көченә керде. Хәзер матурлык, косметик, СПА, массаж салоннары, солярийлар, мунчалар, сауналар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, урыннар саны 50дән артыграк булган җәмәгать туклануы биналарына барганда вакцинация турындагы QR-код, коронавирус авыруын кичерү турында белешмә яки тискәре ПЦР-тест тәкъдим итәргә кирәк.
Бу биналарның барысында да Башкортстан Башлыгы кабул иткән указ таләпләре үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрелә. Һәм гражданнар әлеге белешмәләрне күрсәтергә әзер булырга тиеш. Шул ук вакытта, ПЦР-тестларның 27 октябрьгә кадәр генә кабул ителәчәген дә онытмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз