news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Windows 10 операцион системасын яңарту «зәңгәр экран»га китерә башлады

Компаниянең хаталарны бетерү буенча тырышлыгы яңа проблемалар барлыкка килүенә генә китерде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Windows 10 операцион системасында эшли торган компьютерлар өчен яңартулар кабат төрле хаталар китереп чыгара, шул исәптән, үзгәрешләр «зәңгәр экран»га да китерә башлады. Бу хакта кулланучыларның массакүләм шикаятьләренә сылтама белән TechRadar порталы хәбәр итә.

Microsoft корпорациясе KB4579311 һәм KB4577671 яңартуларын 13 октябрьдә тарата башлады. Алар элек ачыкланган хаталарны һәм эшләнеп бетелмәгән урыннарын төзәтергә тиеш иде, әмма бу яңа проблемалар барлыкка килүенә генә китерде.

Кулланучылар сүзләренә караганда, еш кына яңартулар йөкләнелмәгән, экранда хаталар турында хәбәрләр барлыкка килгән. «< ... > узган ел шундый ук проблеманы хәл иткән яңартуны кабат йөкләргә омтылу бу юлы эшләп китмәде», – дип билгеләп үтә басма.

Моннан тыш, кайчагында проблемалар принтер эше һәм тавыш булмауга бәйле булган, файл менеджеры эшләмәгән. Кайчагында система бөтенләй җавап бирмәгән. 

Хәзер Microsoft бу яңартуларны урнаштырырга киңәш итми һәм өзеклек сәбәпләрен ачыкларга вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100