Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары дәүләт программасыннан финанслана

«Бюджетта бу программалар буенча акча һәр бүлеккә беркетелгән. Телләр программасы бар бит, 100 млн сум. Бер өлеше — мәгарифкә, бер өлеше — мәдәнияткә күчерелә, нинди чаралар уздырылуына карап», — диде финанс министры урынбасары.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары Татарстан дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү, татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча дәүләт программалары хисабына үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алексей Шишкин әйтте.

Депутат Рамил Төхвәтуллин 2021 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәнен искәртеп, киләсе елда финанслау ничек булачагын сорашты.

Алексей Шишкин финанслау дәүләт программасы кысаларында булачагын әйтте. «Бюджетта бу программалар буенча акча һәр бүлеккә беркетелгән. Телләр программасы бар бит, 100 млн сум. Бер өлеше — мәгарифкә, бер өлеше — мәдәнияткә күчерелә, нинди чаралар уздырылуына карап», — диде.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов телләргә кагылышлы программаларның узган еллардагы нәтиҗәлелегенә анализ ясарга кирәклеген әйтте. Бу акчалардан нәтиҗәле файдалану бурычы торырга тиешлеген ассызыклады.