Саратов Коръән үзәге яңа иҗади бәйге игълан итте

Әлеге бәйгедә кулланылган ысуллар ярдәмендә балалар гарәп язуын өйрәнә алачак.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге иҗади бәйге игълан итте. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның өчен “Ёжик Джим и его друзья. Арабский алфавит” ярдәмлегеннән охшаган геройны ясарга, чигәргә һәм башка ысул белән сурәтләргә кирәк.

Әлеге ярдәмлек нигезендә балалар гарәп язуын өйрәнә ала.

Җиңүчеләрнең исемнәрен Коръән үзәгенең социаль челтәрдәге битендә куелачак. Тулырак мәгълүмат белән сайтта таныша аласыз.