420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең музее ачылды. Ул Татарстан ярдәме белән яңартылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уникаль экспонатлар арасында Фатих Кәримнең туып-үскән йортының макете, шагыйрь кигән шинеле һәм итеге аерым урын алып тора, дип сөйләде музей директоры Рәйсә Хафизова.