19 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Татарча диктант"ны онлайн карап алтмыштан артык кеше язды, Татар егете Радамир дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше итеп танылырга мөмкин.

"Татарча диктант"ны онлайн карап алтмыштан артык кеше язды / Онлайн "Татарча диктант"ны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырды.

Мәхмүт Гәрәев Угра елгасында кара-каршы тору тәмамланган көнне билгеләүгә каршы / Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты халыкларны берләштерүче вакыйгалар гына мәңгеләштерелергә тиеш дип саный.

Уфада халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәк салдылар / Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан хәтер кичәсе дә булачак.

Ташкентта яшәүче йөздән артык татар “Татарча диктант” акциясенә кушылды / Ташкентта акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь.

Татарстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрына Почет ордены тапшырды / Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Татар егете Радамир дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше итеп танылырга мөмкин / Казанбаевлар гаиләсе июль-август айларындагы авиасәяхәтләрен Гиннессның рекордлар китабына кертергә җыена.