Татарстанда ял көннәрендә беренче кар явуы көтелә

Республикада алдагы өч көндә салкынайтачак.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы ял көннәрендә – 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

“Һава температурасының җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитә. Урыны белән җепшек кар, яңгыр булачак”, – дип җиткерде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь.

20 октябрьгә каршы төндә һава температурасы республика буенча -1..+4 градуска кадәр төшәчәк. 20 октябрьдә көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак.

Һава температурасының шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Төннәрен һава температурасының Татарстан буенча 0..-5 градуска кадәр төшүе фаразлана. 21 октябрьдә көндез һава температурасы 0..+5, 22 октябрьдә -1..+4 градус булачак.