Татарстанда бүген 11 градус җылы булачак

Көн дәвамында җилнең көчәю ихтималы бар.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 19 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр явачак.

Иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 9-14, урыны белән 18-23 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин.

Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда – +6..+11, Казанда +7..+9 градус булачак.