Казанда һөнәре буенча иң яхшы белгечләрне ачыклыйлар

Бәйге WorldSkill дөнья чемпионатына әзерләнү максатында уздырыла.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ). 21 октябрьдә Казан вертолет заводы территориясендә яшь белгечләр – фрезеровщиклар һәм токарьлар, электр белән эретеп ябыштыручылар һәм слесарь-инструменчылар, инженер-технологлар арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” бәйгесенең финалы уза. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә

Гамәли һәм теоретик өлешләрдән торган ярышларда үзләренең осталыкларын Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы, “Элекон”, “Казанькомпрессормаш”, “КМПО” һәм башка предприятие хезмәткәрләре күрсәтәчәк. Катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Һөнәри осталык буенча “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” бәйгесе яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру, WorldSkill дөнья чемпионатына әзерләнү максатында Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, Икътисадти үсеш комитеты һәм А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла.