Казанда хезмәт ярминкәсе уздырыла

Эшсезләргә 10 оешма эш урыннары тәкъдим итәчәк.

(Казан, 19 октябрь "Татар-информ"). 25 октябрьдә Казанда хезмәт ярминкәсе уздырыла. Биредә 10 предприятие катнашачак.

Эш бирүчеләрнең вәкилләре ярминкәгә килгән кешеләрне хезмәт шартлары, хезмәткәрләргә карата куелган таләпләр белән таныштырачак, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы республиканың Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Мәшгульлек үзәге белгечләре халыкның эш белән тәэмин ителүе турындагы канун һәм эшкә урнашу сораулары буенча, һөнәри белем, хезмәт һәм гарантияләр хакында консультация бирәчәк. Гражданнар белән биредә шулай ук Вахитов районының Пенсия фонды идарәсе белгечләре дә эшлиячәк.

Хезмәт ярминкәсе 9.00-12.00 сәгатьләрдә Исаев урамы 18 адресы буенча үтәчәк.