Абу-Дабида WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионаты ябылу тантанасы бара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә чемпионат ябылышы тантанасын видеоязмада урнаштырган.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионаты ябыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә чемпионат ябылышы тантанасы башлануын видеоязмада урнаштырган.

Соңрак турнир җиңүчеләре исемнәре атала башлады. Татарстан лидеры бу мизгелдән дә  видеоязма куйган.

Искәртеп үтик, бүген Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында WorldSkills әләме Россия делегациясенә тапшырыла. Нәкъ менә Россия һөнәри осталык буенча киләсе – 45 нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ярышлар Казанда 2019 елның 29 августыннан – 3 сентябренә кадәр узачак.