ТР Президенты Юлламасын тормышка ашыру буенча чаралар планы комитетлар һәм комиссияләр тәкъдимнәре нигезендә төзелде

“Әлеге план Юллама куйган максат һәм бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән”, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Секретаре

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстан парламенты Секретаре Лилия Маврина депутатларны ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында урын алган нигезнамәләрне тормышка ашыру буенча ТР Дәүләт Советының чаралар планы проекты белән таныштырды.
Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, әлеге план 2012 елга исәпләнгән. “Чаралар планы проекты парламент комитетлары һәм комиссияләреннән кергән тәкъдимнәр нигезендә төзелде. Комитетлар һәм комиссияләр үзләренең эш юнәлешләре буенча конкрет чаралар эшләде”, – дип белдерде ул.
“Мондый план безнең тарафтан ел саен раслана. 2011 ел өчен эшләнгән эш планында каралган чараларның барысы да нигездә тормышка ашырылды. Кайбер көнүзәк мәсьәләләр буенча эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Әлеге план Юллама куйган максат һәм бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән”, - дип хәбәр итте Секретарь.
Аерым алганда, әлеге чаралар Мәгариф стратегиясен алга таба гамәлгә кертүгә, сәламәтлек саклау системасын яңартып коруга, мәдәни-тарихи мирас объектларын саклау буенча чаралар эшләүгә, милли, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга, сәламәт тормыш рәвешен алып баруга, авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын һәм хуҗалык итүнең башка формаларын үстерүгә дәүләт ярдәмен күрсәтүгә, Торак-коммуналь хуҗалык системасын камилләштерүгә, республикага инвестицияләр җәлеп итү һәм аның эшлеклеген арттыруга юнәлтелгән.
“Безнең чаралар законнар эшләү белән бәйле. Планда - барлыгы 38 чара. Аларның күпчелеге комитетлар һәм комиссияләрнең киңәйтелгән, күчмә утырышлары рәвешендә үтәчәк. “Түгәрәк өстәл” утырышлары нәтиҗәсендә рекомендацияләр һәм тәкъдимнәр эшләнеп, алга куелган бурычларны законнар нигезендә хәл итү өчен файдаланылачак”, - диде Лилия Маврина.
Шулай ук парламент тыңлаулары да оештырылачак. Алар “РФ Хөкүмәтенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле вәзгыятьне яхшырту бенча стратегияне тормышка ашыру буенча чаралар турында” һәм “Мәдәни мирас объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары” дигән темаларны үз эченә ала.
Планда гадәттәгечә Хөкүмәт сәгатьләре, ТР Дәүләт Советында Ачык ишекләр көннәре уздыру каралган.