ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт экологик контроле нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре карала

Коллегия утырышы министр Артем Сидоров рәислегендә үткәрелә

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының коллегия утырышында бүген, 9 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре ясалып, дәүләт экологик контроле нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре карала.

ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов хисабыннан соң чыгыш ясаучылар арасында Табигатьне саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Сергей Брысаев, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җир контроле бүгеле башлыгы Айрат Зарипов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Муллин, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты лабораториясе мөдире Роза Салиева көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрә.