Танышу өчен “Сәлам” бар

Татарларга танышу киңлеге артты: “Сәлам” танышу сайты эшли башлады

(Екатеринбург, 19 октябрь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Интернет киңлегендә Свердлау өлкәсе татарлары конгрессының өр-яңа проекты эшли башлады – “Сәлам” социаль сайты тормышка ашырыла башлады.
Дөресен генә әйткәндә, “Сәлам”не сайт дип кенә атау аз. Ул – үзен татар дип таныганнарның танышу, аралашу мәйданы. Һәр теләгән кеше “Сәлам” социаль сайтында теркәлеп, үз битен булдыра ала. Шәхси биттә үзең турында мәгълүмат бирергә, фотоңны урнаштырырга, төрле чараларда катнашырга мөмкин. Сайтка кергән һәр бересе нинди дә булса төркемдә торырга яисә үз төркемен булдыра ала. Ә иң мөһиме – яңа дуслар табачаксың, кемдер үзенең яртысын да табарга мөмкин.
“Сәлам” сезне дуслашырга чакыра, яңа дусларын көтеп кала.