Нурлатта социаль объектлар төзелеше тәмамланып килә

Сугыш ветераннары өчен салынган 18, авария хәлендәге йортлардагыларны күчерү өчен төзелгән йортларда эшләрнең торышы канәгатьләнерлек

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат муниципаль районындагы берничә төзелеш нинди дә булса социаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә. Мисал өчен, район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә (приемный покой) капиталь ремонт республиканың сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүнең өч еллык программасы кысаларында ясала, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Объектның подрядчысы - “53нче төзү идарәсе” ОООсы. Биредә агымдагы бәяләрдә 5,5 миллион сум торучы реконструкцияләүнең алдан билгеләнгән төзү-монтаж эшләре башкарылган инде. Кайчандыр түбә астындагы җыйнак кына баскыч төбе булган урынны танырлык түгел – иркен мәйданчыкка авыр хәлдәге хасталарны салган арбаларны тәгәрәтеп менгерергә мөмкин. Элеккеге приемный покойның алгы һәм эчке бүлмәләрендә бөтенләй яңа схема буенча бүленеш һәм хәзер аларның стеналарын икенче кат буяп чыгып, җиһазлауга керешәселәр. Ә “Строймедгаз” ОООсы 4 бүлмәдә кислород трубкалары монтажлау белән мәшгуль. Шулардан икесенең - операция бүлекләренең тизрәк өлгерүен авырулар да, табиблар да түземсезлек белән көтә.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм аларның толларының торак шартларын яхшырту программасы буенча салынган 18, авария хәлендәге йортлардагыларны күчерү өчен төзелгән 24 фатирлы йортларда эшләрнең торышы да канәгатьләнерлек. Әлеге йортларның беренчесендә җылылык казаннары урнаштырылып беткән һәм газүткәргеч системалары сыналган. Ә икенче йортта тышкы төзекләндерү буенча башкарылган эш күләмле дә, күзгә дә күренерлек.