Казан-Адлер юнәлешенә өстәмә вагон бирелә

Плацкарт вагон 139/140 нчы Новосибирски-Адлер поездына тагыла

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”).139/140 нчы Новосибирски-Адлер поездына Казаннан Адлерга баручы пассажирлар өчен өстәмә плацкарт вагон тагылачак. Өстәмә вагон тагылган состав Казаннан 22,26,28,30 октябрь көннәрендә, 6 ноябрьдә һәм 10 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәрге аралыкта йөриячәк.