“КамгэсЗЯБ” октябрьдә 100 миллион сум акча эшләргә планлаштыра

Сентябрьдә завод 75 миллион сумлык продукция җитештергән

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Камадагы “КамгэсЗЯБ” заводы октябрь аенда 100 миллион сумлык продукция җитештерергә планлаштыра. Сентябрь аенда ул 75 миллион сумлык табыш алган, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”.
Хәзерге вакытта заводтта 605 кеше эшли. Җитештерелгән продукциянең 50 проценты “Камгэсэнергострой” ААҖ объектларына җибәрелә. Нигездә Мәләкәс арты микрорайонындагы торак йортлар, Казандагы стадион төзелешенә юнәлдерелә.