Бу көннәрдә Казанда һәм аның янәшәсендәге районнарда телевизион сигналлар вакыт-вакыт югалып торачак

3 ноябрьгә кадәр яңа цифрлы җайланмаларны монтажлау эшләре бара

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Аналоглы эфир телевидениесен караучылар бүген иртән телевизион сигналларның берникадәр вакытка югалып торуын сизгәннәрдер. Мондый уңайсызлыклар казанлылар өчен ноябрь башларына кадәр дәвам итәчәк әле. “ТР Радио-телевизион сигналларны тапшыру үзәге” шушы көннәрдә Казан телевышкасында федераль каналларның цифрлы җайланмаларын монтажлау эшен башлады. Шуңа аналоглы телетапшырулар җайланмалары элекке урыныннан бераз күчерелә. Бу хакта журналистларга “Россия телерадиотапшырулар челтәре” ФДУП филиалы -“ТР Радио-телевизион тапшырулар үзәге” башкаручы директоры ярдәмчесе Станислав Степанов хәбәр итте.
Аналоглы эфир телевидениесе дистә еллар дәвамында халыкка телевизион сигналлар тапшыруның иң киң таралган төре буларак яшәп килде. Бүген аңа заманча мәгълүмат технологияләренә нигезләнгән яңа стандартлар алмашка килә. 2014 елга Татарстан халкы тулысынча цифрлы телевидение карау мөмкинлеге алырга тиеш. Ягъни яңа стандарттагы цифрлы телевидение 3 меңнән артык торак пунктны колачлаячак дигән сүз. Инде хәбәр ителгәнчә, республикада аналоглы телерадиотапшырулардан цифрлыга күчү “2009-2015 елларда РФ дә телерадиотапшыруларны үстерү” федераль максатчан программасы нигезендә алып барыла. Республика моннан тыш, цифрлы челтәрнең яңа DVB-Т2 стандарты мөмкинлекләрен киңәйтү буенча илдәге 4 тәҗрибә төбәгенең берсе булды. Ягъни бу яңа стандарт, халыкны аналоглы теле-радио тапшырулар урынына югары сыйфатлы цифрлы теле-радиотапшырулар белән генә тәэмин итеп калмый, ә цифрлы телевизион тапшырулар мөмкинлекләрен файдаланып, халыкка электрон дәүләт хезмәтләреннән куллану мөмкинлеге бирәчәк, гадәттән тыш хәлләр чыга калганда, хәбәр бирү мөмкинлеге дә туа.
Станислав Степанов сүзләренә караганда, яңа цифрлы җайланмаларны монтажлау эшләрен 3 ноябрьгә тәмамлау бурычы куелган. Бүгенгә әле яңа фидер (тапшыргыч белән антеннаны бәйли торган һәм югары ешлыктагы телевизион сигнал бирүче линия) кайтарылган. Якын көннәрдә яңа антенна кайтуын көтәләр. Шуннан соң тапшыргычны эшләтеп җибәрергә мөмкин булачак. “Яңа антеннаны монтажлау озаграк вакыт таләп итә. Шуңа күрә аны урнаштырганда телевизион сигналларны тапшыру озаграк өзелеп торачак. Казан һәм аңа якын районнар халкы моны аңласыннар иде, уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенәбез”, ди “ТР Радио-телевизион тапшырулар үзәге” вәкиле.
Татарстанда цифрлы телерадиотапшырулар челтәрен үстерү бүген IT-паркта узган матбугат очрашуының да төп темасы булды.