302 Чаллы егете армиягә “С” категорияле машина йөртүче булып китәчәк

Барлыгы көзге чакырылышта 681 егетне солдатка озату көтелә

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Көзге чакырылышта Чаллы шәһәреннән армия сафларына 681 егет озатылачак. План күләме ике тапкырга кимрәк, дип хәбәр итә “Челнинские известия” хәбәрчеләре.
Булачак солдатларның 302се “С” категорияле машина йөртүче һөнәрен алган,
Язгы чакырылышта исә 257 егет “В, С” категорияле машина йөртүчеләр буларак озатылган булган.