2011 елның 9 ае эчендә ТР да коррупция өчен хөкем ителгән 162 кешенең бары тик 25е генә ирегеннән мәхрүм ителгән

Судлар журналистлар белән элемтәгә барырга теләми

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгында “Коррупцияле хокук бозуларны профилактикалауны яктырту мәсьәләләре буенча ММЧ һәм хакимият органнары хезмәттәшлеге” түгәрәк өстәл утырышында яңгыраган төп докладлардан соң, хокук саклау ведомстволары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында фикер алышу булды.
Иң элек матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Казан шәһәре Башкарма Комитетында ялган детекторның нинди нәтиҗәләр бирүе белән кызыксынды. Казан шәһәре БК аппараты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, ялган детекторда үткәрелгән тикшерүдән соң 100 дән артык түрәгә хезмәт урыннарын азат итү турында тәкъдим ясалган. Башкарма комитетка эшкә урнашырга теләүчеләр арасында коррупциягә хирыслыгы булуы ачыкланган затларга, эшкә кабул итү үтенече кире кагылган.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов фикеренчә, коррупциягә каршы көрәш турында көч структураларыннан журналистларга мәгълүмат аз күләмдә бирелә, бирәк тә судлар каләм ияләре белән элемтәгә барырга теләми.
“Атна вакыйгалары” республика яңалыклары блогы баш мөхәррире Ольга Мачнева исә, коррупция буенча теге яки бу эш судка тапшырылды дигән хәбәр еш ишетелүгә, әмма азаккы нәтиҗәләр игълан ителмәвенә игътибарны юнәлтте. Утырышта прокуратураның ММЧ белән оператив һәм нәтиҗәле эшләве дә берничә тапкыр телгә алынды.
Сүз уңаеннан. 2011 елның 9 ае эчендә Татарстанда коррупция өчен хөкем ителгән 162 кешенең бары тик 25е генә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Марат Моратов исә, “түгәрәк өстәл” утырышын “коррупциягә каршы көрәштә хакимият һәм ММЧ бер-берсен тулыландырып торырга тиеш” дигән фикер белән җөпләде.