2011 ел башыннан ГТЮ Казан бүлеге территориясендә 78 кешенең гомере өзелгән

Биредә имгәнү алуның 76 очрагы теркәлгән

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Гражданнарның тимер юлларда имгәнүләрен кисәтү максатыннан, киләсе елда инвестиция программасы нигезендә, ГТЮ Казан төбәгендә Левченко һәм 771 км тукталыш платформаларында, Яшел Үзән станциясендә җәяүлеләр кичүен тавыш һәм яктылык сигнализацияләре белән җиһазландыру планлаштырыла.
Моннан тыш, “2013 елгы Универсиадага транспорт хезмәте күрсәтү өчен тимер юл инфраструктурасын үстерү” программасы кысаларында Атлашкинода ике пассажир платформасы төзеләчәк. 2013 елда Компрессорный һәм 774 км тукталыш платформаларына да яктылык һәм тавыш сигнализацияләре урнаштырылачак.
Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте мәгълүматларына караганда, агымдагы ел башыннан Горький тимер юлы Казан төбәге инфраструктурасы территориясендә производство белән бәйле булмаган 76 имгәнү очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 78 кешенең гомере өзелгән. Фаҗигаларга китергән төп сәбәп - гражданнарның тимер юллардан файдалану кагыйдәләрен үтәмәве, поезд килүен күрә торып тимер юл аша чыгуы.