Янгыннарда зыян күрүчеләргә Россия авыл хуҗалыгы банкы аша 14 миллион сумнан күбрәк күләмдә ярдәм юнәлдерелгән

Россельхозбанк җәйге эсселектә килеп чыккан бәла-казаларда зыян күргәннәргә ярдәм буенча РФ Президенты башлангычын хуплады

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗмиев). 2010 елның гаять коры һава шартларында килеп чыккан урман янгыннары аркасында йорт-җирсез калганнарга ярдәм итү максатыннан акча күчерү буенча РФ Президенты башлангычы, Россельхозбанк тарафыннан яклау тапты.
Тупланган финанс ярдәмне бәла-казага юлыкканнарга күчерүдән бернинди дә комиссия җыемнары алынмады. “Россельхозбанк”ның Татарстан төбәк филиалы матбугат үзәгеннән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әнә шул мәгълүматны җиткезделәр. Моннан тыш Банк ил буенча 78 төбәк филиалының теләсә кайсысында, зыян күргәннәргә ярдәм итәргә теләүче хәйриячеләр, коммерция максатында булмаган һәм башка оешмаларга исәп-хисап счетлары ачарга мөмкинлек тудырды.
Бүгенге көнгә РФ Иҗтимагый палатасының махсус счетына, шулай ук хәйрия, коммерция максатында булмаган һәм башка оешмалар счетларына Россия авыл хуҗалыгы банкы 14 миллион 134 мең сум акча күчергән.
Банкның үз хезмәткәрләре дә бу изге эштән читтә калмый, алар шәхси керемнәреннән янгыннарда зыян күрүчеләргә 6 миллион 642 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән.
Болардан тыш, филиал хезмәткәрләре бәлага тарыганнар өчен кирәк-ярак җыю кебек төбәк акцияләрендә дә актив катнаша.