Киләсе елларга ТР бюджеты, Җир кодексы, умартачылыкка бәйле закон проектлары каралды

ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты күчмә утырышында шул хакта сүз булды

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты күчмә утырышы булды. Комитет рәисе Валерий Васильев җитәкчелегендә барган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасары Николай Якушкин, ТР икътисад министры урынбасары Александр Тыгин, ТР финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов һ.б. катнашты.

Күчмә утырышта, аерым алганда, Татарстан Республикасының 2011 елга, пландагы 2012 һәм 2013 елларга бюджеты, Татарстанда умартачылыкны дәүләт югарылыгында тәртипкә салу һәм дәүләт ярдәме күрсәтү, Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды. Шулай ук “2008-2012 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасы үтәлеше нәтиҗәләре, республикада фермерлык хуҗалыкларының бүгенге көне хакында сүз булды.