Казанда ангиология һәм кан тамырлары хирургиясенә багышланган конференция узачак

21 октябрьдә Казан дәүләт медицина академиясендә “Ангиология һәм кан тамырлары хирургиясенең актуаль мәсьәләләре” темасына төбәкара дисциплинарара фәнни-гамәли конференция узачак

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). 21 октябрьдә Казан дәүләт медицина академиясендә “Ангиология һәм кан тамырлары хирургиясенең актуаль мәсьәләләре” темасына төбәкара дисциплинарара фәнни-гамәли конференция узачак.
Чараны Казан дәүләт медицина академиясе, Берләшмәдә катнашучы илләр хөкүмәтләре Башлыклары Советы каршындагы сугышчы-интернационалистлар Комитеты һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе оештыра.
Академиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конференциядә артериаль система, кан тамырлары, лимфа тамырлары авырулары; шикәр авыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан кан тамырлары авырулары; остеоартроз; макро- (инсульт, инфаркт, гангрена, дисэрекцион синдром) һәм микро- кан тамырлары кризлары (нефропатия, ангиопатия, нейропатия); сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү; кан тамырлары авырулары булган кешеләргә амбулатор-сырхауханә шартларында булышлык күрсәтү һәм башка мәсьәләләр каралачак.