“Казан” Халыкара аэропортында пассажирлар агымы 9 айда 717573 кеше тәшкил иткән

Бу 2009 елга караганда 44,7 процентка артык

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Быелның 9 аенда “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ хезмәтләреннән 717573 пассажир файдаланган. Бу 2009 елга караганда 44,7 процентка артык, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.
Хисап чорында Халыкара пассажирлар агымы 57,7 процентка арткан һәм 350 мең кешегә җиткән. Эчке линияләрдә пассажирлар саны 34 процентка артып, 366,5 мең кеше тәшкил иткән.
Пассажирлар агымы Мәскәү, Санкт-Петербург, Минеральные Воды, Сочи, Ереван, Дүшәнбе, Ташкент, Хуҗанд, Фирганә, Сәмәрканд, Франкфурт, Хургада, Шарм Әл Шәйх, Барселона, Тель-Авив, Ираклион, Пула, Анталия, Тель-Авив юнәлешләрендә аеруча нык арткан.
Хисап чорында очышлар саны 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 43,9 процентка артып, 7081 гә җиткән.
2010 елның сентябрендә пассажирлар агымы 36,3 процентка арткан һәм 102770 кеше тәшкил иткән.