Җир турындагы законны камилләштерү кирәк, дип саный ТР Парламенты депутатлары

ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына, республиканың муниципаль районнары белән берлектә, җир турындагы законны һәм аны гамәлгә ашыргандагы проблемаларны анализлауны йөкләнә

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты күчмә утырышында Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды.

Комитеттагылар фикеренчә, җир алуга бәйле документларны рәсмиләштерү, җир участогын межалау һәм хокукларны теркәү артык катлаулы һәм кыймәт булу, гамәлдәге “дача амнистиясе”дә бакча һәм дача участоклары милекчеләренең хокукларын рәсмиләштерү-теркәү мәшәкатьләре һәр очракта да хәл итәрлек булмау сәбәпле, җир турындагы законны камилләштерү кирәк. Шуңа күрә, закон чыгару инициативасы белән чыгу, федераль законны “шомарту” өчен, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына, республиканың муниципаль районнары белән берлектә, җир турындагы законны һәм аны гамәлгә ашыргандагы проблемаларны анализлауны йөкләүне депутатлар бүген бертавыштан хуплады.