И.Халиков:“Балалар бакчаларында урын алу өчен чиратларны кыскарту өчен резервлар бар”

Бүген бу проблема ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә күтәрелде

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Балалар бакчаларында урын алу өчен чиратларны кыскарту, республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерү - бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә фикерләшү өчен төп тема булды.
Төп доклад белән чыгыш ясаган мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада барлыгы 151,9 мең урынга исәпләнгән 1901 балалар бакчасы эшли. Шул ук вакытта 24 меңләп бала бакчага чират көтә. Балалар бакчаларына чиратлар проблемасын хәл итү өчен, дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә мәктәпкәчә белем бирүнең яңа формаларын үстерү, балалар бакчаларына элекке биналарын кире кайтару, яңа биналар төзү юллары карала.
Данил Мостафин сүзләренә караганда, Татарстанда балаларның 204 мәктәпкәчә учреждениесе профилен үзгәрткән. Шулардан, беренче чиратта, 20 бинаны кабат балалар бакчасы итеп файдалану өчен кире кайтарырга кирәк. Яңа формалар кертүгә килгәндә, алар шәхси балалар бакчаларын ачу, гаилә балалар бакчаларын булдыру, гомумбелем бирү мәктәпләрендә мәктәпкәчә төркемнәр төзү кебек юнәлешләрне эченә ала. Киңәшмәдә катнашучылар төзелеп бетмәгән объектларда эшләрне тәмамлауны аерым карады. Алар балалар өчен 3060 яңа урын булдырырга ярдәм итәчәк.
Премьер-министр Илдар Халиков ихтыяҗы булган барлык гаиләләрне балалар бакчасыннан урыннар белән тәэмин итү мөһимлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, балалар бакчасы – нәниләрнең вакытлыча килеп тору урыны гына түгел, аларның сәламәтлеге, туклануы, белеме турында кайгырту урыны да. Дәүләт үз гражданнарына балаларны тәрбияләү өчен билгеле бер шартлар гарантияли.
Хөкүмәт башлыгы искәрткәнчә, балалар бакчаларына чиратларны кыскарту бурычын күптән түгел Дәүләт Советына Юлламасында ТР Президенты куйган иде. Бүгенге көндә бу мәсьәләне хәл итү Хөкүмәт эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ди Илдар Халиков. Ул чиратларны кыскарту өчен резервлар җитәрлек, дип саный. Беренче чиратта, дәүләт-шәхси хезмәттәшлек проектлары аша шәхси балалар бакчаларын төзеп. Моның өчен иң мөһиме – норматив документлар эшләү һәм проектларны финанслауны хәл итү.
Илдар Халиков белдергәнчә, профилен үзгәрткән 204 бина - дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр милкендәге биналар гына. Аларны кабат балалар бакчалары итеп файдалану 30 меңнән артык бала урыны белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Хөкүмәт башлыгы балалар бакчалары белән тәэмин итүдә Арча, Чаллы, Казан тәҗрибәсен уңай бәяләде. Беренчесендә, гаилә балалар бакчалары төзү, икенчесендә – мәктәпләрдә мәктәпкәчә төркемнәр оештыру, Казанда исә шәхси бакчалар ачу тәҗрибәсе тупланып килә. Премьер шул ук вакытта балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителешнең тулы ачыклыгын булдырырга чакырды. Ул чиратта тору тәртибен сакларга һәм хәрәкәтнең барышын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.