Арчадан көзен 216 егет армиягә китәчәк

Районның балалар сәнгать мәктәбендә алар өчен “Булачак солдатлар көне” үткәрелде

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Армия сафларына китүче егетләрне озату тантаналары район күләмендә күркәм традициягә әверелде, дип яза “Арча хәбәрләре”.
Яз көне 135 егетне озатылган булса, быел көз 216 егет армиягә китәчәк. Балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелгән “Булачак солдатлар көне” дә шул егетләр хөрмәтенә иде. “Бу көн - чын ир-егетләр көне, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Илшат Галимуллин. - Дәүләтебез армиянең абруен күтәрү өчен күп нәрсәләр эшли. Бүген инде яңа төр армия хакында сүз алып барабыз. Ә аның нинди булачагы сездән тора. Ышанам: Арчабызның данын төшермәссез, районыбыз да сезнең белән горурланыр. Баһадир егетләрне үстергән, тәрбияләгән әти-әниләрегезгә рәхмәт җиткерәм, ә сезгә теләгем шул: намуслы булыгыз, чын ир-егетләр булып исән-сау әйләнеп кайтыгыз”. Армиягә китәсе көнне исә егетләргә истәлекле бүләкләр дә биреләчәк, дип белдерде Илшат Галимуллин. Ул шулай ук яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән “Патриот” клубына Россия оборона министры Анатолий Сердюков кулы куелган Мактау грамотасы тапшырды.
- Әле моңарчы егетләребез хакында рәхмәт сүзләреннән кала начар хәбәрләр ишетелгәне юк. Без алар хезмәт иткән хәрби частьлар белән элемтәдә торабыз, аларның тормышлары белән кызыксынабыз. Һәрчак Рәхмәт хатлары гына ирешеп тора безгә. Менә соңгы арада гына Фәрит Низамиев, Илназ Җәләев, Алмаз Кәбиров хезмәт иткән частьлардан Рәхмәт хатлары алдык. Бу егетләрнең әти-әниләренә, аларны тәрбияләгән мәктәп коллективларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Сез дә бу егетләрдән үрнәк алып үзегезне чын сакчылар итеп күрсәтерсез, әти-әниегезнең йөзенә кызыллык китермәссез, дип ышанам, - дип сөйләде үз чыгышында Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. - Әйе, үз теләкләре белән армиягә китүчеләр күбәйде, әмма, кызганыч, хезмәт итүдән качып йөрүчеләр дә бар. 1984, 1985, 1986, 1987, 1988, 1989, 1990 елгы егетләребез арасында повестка алмыйча, качып ятучылар бар. Шунысы тагын да кызганычрак: әти-әниләр үзләре үк аларны качыра. Бәлки алар качып йөрүнең һәм качыруның җинаять икәнен дә белмиләрдер. Ә бит РФ Җинаять кодексының 328 маддәсе буенча бу егетләргә 200 мең сумга кадәр штраф, яки 3 айдан 6 айга кадәр кулга алу, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган, чөнки бу егетләр РФ Конституциясенең 59 маддәсен, ТР Конституциясенең 63 маддәсен үтәми. Егетләр үзләре үк кызганыч: алар кеше үтерүче дә, карак та түгел, әмма инде 18-20 яшеннән җинаятьче исемен күтәрү үзләренә дә, булачак хатынына, балаларына да, ә бигрәк тә әти-әниләренә күңелле нәрсә түгел. Хөкем ителү срогы төгәлләнгәннән соң, алар барыбер армия сафларында булып кайтачак. Тагын шунысы да бар: әйтик, менә 1983 елгы моңарчы качып йөргән егетләр хәрби билет алырга дип килә. Алар кулларына билет алганчы, эшләре тикшерү комитеты аркылы үтә, әгәр качып йөргәнлекләре ачыкланса, эш судка озатыла. Хәрби хезмәттән, авырлыктан качып йөрү егетлек түгел. Моны егетләребез генә түгел, әти-әниләр дә аңласа иде. Армия – ул тормыш мәктәбе бит, кеше акны карадан аерырга өйрәнеп кайта. Чагыштыру өчен бер генә мисал: әле хезмәт итмәгән егетләребез арасында 102 кешегә җинаять эше ачылган. Күбесе караклык белән тотылган. Бу чакырылышта аларны да армия сафларына хезмәткә озата башлыйбыз. Ә хезмәттән кайткан кеше тормышка, дөньяга икенче төрле карый башлый, андый башбаштаклык та кылмый. Бүген инде сугышлар да юк, тыныч вакыт. Авырлыклар да күпкә җиңеләйде инде хәзер. Әйтик, егетләребез атнага 5 көн хезмәт итә, төшке аштан соң йокы сәгате каралган, ә шимбә-якшәмбе - ял, армиягә “гражданский” кием алып китәргә рөхсәт бар, “увольнениегә” шул кием белән чыгалар, спорт чараларында элеккерәк замандагы кебек кирза итекләр белән түгел, ә спорт киемен киеп катнашалар, армиягә киткәндә егетләргә кәрәзле телефон бирелә, ТР хөкүмәте айга 30 минут бушка сөйләшү белән тәэмин итә. Шулай ук 2 телефон номерына - ТР Хәрби комиссариатының оператив дежурныена һәм әти-әнигә шалтырату бушка. Бүген инде әти-әниләргә чакырылыш комиссиясенең эшендә катнашу һәм балаларын хәрби частька кадәр озата бару мөмкинлеге дә тудырылган. Тагын бер күңелле яңалык көтә егетләрне – 2011 елдан армиягә хатыннар белән дә барырга рөхсәт ителәчәк. Гаиләлеләр дә борчылмасын, хәрби хезмәттә булганнарның 3 яше тулмаган балаларына халыкны социаль яклау идарәсе аркылы ай саен 7458 сум пособие түләнә, моның өчен бары тик хәрби частьтан һәм хәрби комиссариаттан белешмәләр генә кирәк. Ә инде егетләребезнең йөкле булып калган хатыннарына 17 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә, - дип барысын да аңлатып бирде ул.