news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яшәүче сугыш ветераны сайлау участогына үзе килгән

Генрих Гаврилов махсус күчмә бригаданы көтеп тормыйча, тавыш бирергә үзе килеп җиткән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән хәбәрләре», Светлана Васильева). Бүген Яшел Үзәндә яшәүче сугыш ветераны сайлауга үзе килгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Яшел Үзәндә сугыш ветераны, Серго исемендәге завод ветераны Генрих Гаврилов махсус күчмә бригаданы көтеп тормыйча, тавыш бирергә үзе килеп җиткән.

«Родина» мәдәният йортында урнашкан 1500нче сайлау участогында тавышын биргән ветеран илдә беренче сайлауларның ничек узуын да искә алды. Ул вакытта — 1936 елда әле аңа 11 яшь кенә булган. Шул вакыттан бирле, 1949 елдан башлап, партия бюросы сәркатибе итеп сайлануын, сайлауларда үзенең эшләвен дә искә төшерде.

Ветеран пенсиягә чыккач та тавыш бирергә участокка үзе йөргән. Узган ел гына махсус күчмә бригаданы өенә чакырткан. Быел исә, аяклары арса да, мөһим эшне үз көче белән башкарырга булган.

«Аяз күк йөзе, халыкны күбрәк кайгыртсыннар өчен тавыш бирәм, — дип фикере белән уртаклашты Генрих Гаврилов, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100