news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә урнашкан 1003 нче участокта сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән

Әлеге сайлау участогына үз гомерендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар.

Әтнәдә урнашкан 1003 нче  участокта сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән
"Әтнә таңы"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнә районында урнашкан 1003 нче сайлау участогында сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Иртәнге 09:20 сәгатькә 1003 нче сайлау участогында 192 сайлаучының 163е, ягъни барлык сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән.

Шул исәптән әлеге сайлау участогында үз гомерендә беренче тапкыр тавыш бирүчеләрдә бар. «Мин беренче тапкыр тавыш бирүем белән горурланам», — ди Инсаф Бадиков. Мондый егетләр һәм кызлар биредә тагын бар.

Сайлаулар дәвам итә. Электән килгән гадәт буенча 1003 нче сайлау участогында барлык сайлаучылар да 100 процент диярлек тавыш биреп килделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100