news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Социалистик Хезмәт Герое сайлауга беренче булып килгән

17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.

Теләчедә Социалистик Хезмәт Герое сайлауга беренче булып килгән
"Теләче-информ"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Теләче-информ», Эльмира Котдусова). Бүген Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое сайлауга беренче булып килгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Гөлбикә апа Кәримова — Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале иясе.

«Сайлауга беренче тапкыр кайчан барганымны хәтерләмим, сайлаулар узган елны беркайчан да бармыйча калганым юк. Сайлауларда катнашыгыз, бу безнең бурыч, киләчәгебезнең яхшы булуы бары бездән тора», — диде Гөлбикә апа.

Гөлбикә апа Кәримова өчен сайлауга бару аеруча мөһим. Ул яше өлкән булуга карамасатан сайлауга килеп, үз тавышын бирә.

«Хезмәтемне җитәкчеләр күрделәр, бәяделәр, бүген дә онытмыйлар, хәлемне беләләр. Хезмәтегезне яратып намус белән башкарыгыз. Сайлауда катнашырга кирәк. Быел да сөенеп барып, үз тавышымны бирдем», — ди Социалистик Хезмәт Герое.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100