Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстандагы кайбер торак пунктларда автобуста тавыш бирү урыннары оештырылган
Мондый тавыш бирү пунктларның адресы турында белешмә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында чыкты.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе карары белән, республиканың еракта урнашкан, сайлау участоклары булмаган торак пунктларында тавыш бирү өчен күчмә пунктлар оештырылды.
«Мондый мөмкинлек булдыруыбыз — дөрес, бу законлы. Без агач төпләрендә һәм яланнарда тавыш бирмибез. Пунктлар махсус автобуслардан гыйбарәт», — дип хәбәр итте Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Мондый тавыш бирү пунктларның адресы, территориясе һәм кайда урнашуы турында мәгълүматлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз