news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлау участокларында 5 мең камера эшендә 19 техник өзеклек чыккан

Андрей Кондратьев барлык камералар беркетмәләр имзаланганчы эшләячәгенә ышандырды.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлау участокларында 5 мең камера эшендә 19 техник өзеклек булган.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте. «Барлыгы 19 техник өзеклек теркәлгән. Элемтә операторлары электр уты ник сүнгәнен ачыклый», — диде ул.

Андрей Кондратьев барлык камералар беркетмәләр имзаланганчы эшләячәгенә ышандырды. «Барлык участокларда тоталь контроль. Хастаханәләр, тикшерү изоляторлары, тимер юл вокзаллары һәм аэропорттан кала барлык җирдә видеокүзәтү камералары бар», — диде.

Кондратьев әйтүенчә, хастаханәләрдә — 38, тикшерү изоляторларында — 4, санаторийларда — 2, вокзал һәм аэропортта берәр сайлау комиссиясе эшләгән.

«Мобиль сайлаучы» системасы аша аэропорт комиссиясенә беркетелгән сайлаучыларның күп булуы гаҗәпләндерде», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100