Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлауга беренче тапкыр килгән Минзәлә егете: Мин мөһим вакыйгада катнаштым
Минзәләнең 1977нче номерлы сайлау участогында 1008 кеше теркәлгән, шуларның 13е беренче тапкыр сайлаучылар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дилфас Галиев). Минзәләдә гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашучы 18 яшьлек Илсур Галиев әйтүенчә, ул бүген мөһим вакыйгада катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Минзәләнең 1977нче номерлы Театр сайлау участогында да сайлаучылар үз җайлары белән килә торалар. Минзәлдә сайлау участогының ишеген ачып керүгә температураны үлчиләр, битлек һәм авторучка бирәләр. Участокта яшь сайлаучы Илсур Галиев тә катнашты. Ул Россия Федерациясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда үз тавышын бирде.
«Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр катнашам һәм минем өчен бәйрәм дияргә дә була. Бу — мөһим сәяси вакыйга. Нинди законнар кабул ителәчәк һәм илебезнең барлык өлкәләре ничек үсәчәге бездән дә тора. Шуның өчен сайлауларның беренче көнендә үк лаеклы кандидатларга һәм партиягә тавышымны бирдем», — ди 18 яшьлек Илсур Галиев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу сайлау участогында 1008 кеше теркәлгән, шуларның 13е беренче тапкыр сайлауда катнаша. Яшь сайлаучылардан иртәнге якта Алисә Рәхмәтуллина иң беренчеләрдән булып тавыш бирде. Аның артыннан Илнар Гыймаев, Айнур Әхмәтшин сайлады, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз