news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау комиссиясен чирек гасыр җитәкләгән кайбычлы сайлау барышы белән танышкан

«Уйлап һәм йөрәк белән тавыш бирергә кирәк», — дип, яшьләргә үгет-нәсыйхәт биргән Сергей Романов.

Сайлау комиссиясен чирек гасыр җитәкләгән кайбычлы сайлау барышы белән танышкан
"Кайбыч таңнары"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Фирада Сайранова). Кайбыч районы Федоровское авылында 84 яшьлек Сергей Романов тавыш бирергә килгән. Ул үз вакытында Федоровское участок сайлау комиссиясе рәисе вазифасын 25 ел дәвамында башкарган булган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Сергей Романов сайлау барышы белән дә танышкан. 

«Сайлау комиссиясе рәисе белән аралаштык, сайлау барышы белән кызыксындым. Тавыш бирүчеләр саны күп. Уйлап һәм йөрәк белән тавыш бирергә кирәк. Яшьләр, сезгә яшисе! Дөрес сайлау ясагыз, шул ук вакытта без — өлкәннәр турында да онытмагыз. Безнең муллык һәм имин картлык сезнең сайлаудан тора», — дигән ул.

Туган авылы һәм районы өчен күп еллар хезмәт куйган ветеран бүген дә авылдашлары арасында хөрмәткә ия. Сергей Романов хезмәт юлын мәктәптә хезмәт укытучысы буларак башлый. Аннары озак еллар күчмә механикалаштырылган төзелеш колоннасын җитәкли, лаеклы ялга колхозда остаханә мөдире вазифасыннан китә.

Сергей Романов белән хатыны Галина Николаевна өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Сүз уңаеннан, Сергей Романовның хатыны өйдә генә тавыш биргән. Авылның барлыгы 31 кешесе шундый хокуктан файдаланган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100