news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман авылы кешесе сайлауга велосипедта килгән

Сарман авылында яшәүче Рәхимхул Әбдиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). Бүген Сарман районы Сарман авылында яшәүче Рәхимкул абый сайлауларга велосипедта килгән.

Сарман авылында яшәүче Рәхимхул Әбдиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Сигезенче дистәсен ваклаган абзыебыз бер дә тик торырга яратмый. Ихатасында да гел хәрәкәттә ул, бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Сайлауларга велосипедта килгән ул. Үзе тавыш биргән арада «тимер атын бәйләргә» бик уңайлы урын да тапкан.

«Монда тумасам да, Татарстанны, бигрәк тә Сарманны үз иттем. Үз тавышымны дуслык, тынычлык өчен бирдем, — диде ул, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100